Минзәләдә районара шахмат турниры башланды
70 тән артык катнашучы килде
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә шәһәре Балалар иҗат йорты базасында шахмат буенча районара турнир башланды. Шәхси-команда ярышларында Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Менделеевск районнары шахматчылары катнаша.
Турнир башланыр алдыннан " Минзәлә - шахмат территориясе» шахмат клубы җитәкчесе Азат Шагалиев ярыш кагыйдәләрен аңлатты, районның шахмат тормышы яңалыклары белән таныштырды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Фаяз Хизбуллин, балалар иҗаты йорты директоры Рөстәм Ялаев мөрәҗәгать итте.
Ярышларның масштаблылыгы сәбәпле, уеннар берьюлы 5 кабинетта уза. Нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев