Реклама
Көн темасы
Минзәләдә РФ Дәүләт флагы көне уңаеннан велойөреш узды
Велойөрештә 100 дән артык минзәләле катнашты.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
22 август — Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Шул уңайдан Минзәлә буенча велойөреш узды.
Әлеге күңелле һәм иң беренче чиратта файдалы чарада һәркем катнаша алды. Велойөрешкә хезмәттәшләре белән дә, гаилә әгъзалары белән дә килүчеләр бар иде. Әйтик, тикшерү изоляторы коллективы үзе бер команда туплап килгән иде. Храмутичевлар, Ситдиковлар гаиләләре дә тулы составта стартка басты. Катнашучылар арасында яшь чикләүләре юк иде.
Старт Ленин исемендәге стадионда бирелде. Юлга кузгалыр алдыннан район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин маршрут белән, ә Минзәлә районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Наталья Железкова 2нче урта мәктәпнең яшь инспекторлары белән берлектә велосипедтта хәрәкәт итү тәртибе белән таныштырды, буклетлар таратты.
Велосипедчылар район мәдәният йорты каршында тукталыш ясап, мәдәният хезмәткәрләре һәм «Чишмә» бию коллективы кызлары белән флеш-моб биеде.
Велосипедчылар өчен финиш «Ялкын» яшьләр үзәгендә булды. Үзәк хезмәткәрләре велосипедчыларны РФ Флагы һәм музыка белән каршы алды. Биредә велоспидчылар арасындагы иң яшь һәм иң өлкән катнашучы ачыкланды.
Өлкәннәр белән беррәттән 4 километрга якын араны тимер атында бер тында узган иң яшь катнашучы 5 яшьлек Наил Нуриев булды, ә иң өлкән һәм иң тәҗрибәле велосипедчы булып Нина Жаркова танылды.
«Әти, әни һәм мин спортчы гаилә» номинациясендә грамотага Храмутичевлар гаиләсе лаек булды.
Велойөреш бердәм һәм күңелле флеш-моб белән тәмамланды.
Әлеге йөрештән һәркем яхшы кәеф алып, өйләренә таралышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев