Минзәләдә РФ Спорт министрлыгының 100 еллыгы уңаеннан районара волейбол турниры узды
Ярышларда Менделеевск, Яр Чаллы, Минзәлә шәһәрләреннән һәм Татарстан Республикасының Җәлил шәһәр тибындагы поселогыннан 4 кызлар командасы катнашты
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбенең спорт залында 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар командалары арасында волейбол буенча «Юбилейный» спорт мәктәбе беренчелеге булды.
Карина Галимәрдәнова, Злата Елшанская, Алия Кадыйрова, Диана Шәмсуллина, Ариана Горячева, Ангелина Филаретова, Виктория Лебедева, Дарья Пилецкая, Лилиана Минегалиева, Эльвина Фәрдиева, Елизавета Шәйхетдинова (тренер - Вилданова Д.В.) составындагы «Юбилейный» кызлары командасы мактаулы 3 урын ЯУЛАДЫ.
1 урынны Җәлил командасы, 2 урынны Менделеевск командасы алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев