Минзәләдә Россия Социаль фонды хезмәткәрләре һәм аларның балалары Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап биналарын бизәделәр
Акциядә клиентлар хезмәте белгеченең күп балалы гаиләсе катнашты
Бәйрәм алдыннан социаль фондның Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте хезмәткәрләре (бүлек хокукларында) үзләренең балалары белән бергә клиентлар хезмәте фойесын чәчәкләр һәм шарлар белән бизәделәр.
Алсу Ганиева, Минзәлә районында Россия Социаль фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе
— Без районда яшәүчеләрне чын күңелдән якынлашучы бәйрәм — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйбыз! Гаилә — һәр кеше өчен иң кадерле әйбер. Нәкъ менә гаиләдә без тормыш юлыбызны башлыйбыз, рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә төшенәбез, өлкән буыннан тәҗрибә һәм яхшы традицияләрне үзләштерәбез.
Балалар кәгазьдән бизәкләр кистеләр, шарлар кабарттылар, әниләренә клиентларның көтеп утыра торган зонаны бизәргә булыштылар. Килүчеләрне матур итеп каршы алып, клиентлар хезмәте белгечләре өстәлләренд бәйрәм символы булган ромашкалар бизәп торалар.
Акциядә үз мисалында гаилә кыйммәтләренең, гаиләдә татулык-бердәмлекнең никадәр мөһим икәнлеген раслап, клиентлар хезмәте белгече Самерханова Энҗе Илдаровнаның күп балалы гаиләсе катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев