Минзәләдә рус телле студентлар арасында татар теле буенча олимпиада үтә
Катнашучылар халык мәкальләрен искә төшерәләр һәм әкият язалар
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогик көллият базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының 1-2 курсларында укучы рус телле студентлар арасында татар теле буенча респбуликакүләм олимпиада үтә.
Катнашучыларны сәламләп, Минзәлә педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимов:
— Рус теле — сезнең өчен ана теле, шуңа өстәп татар телен өйрәнгәнегез өчен чын күңелдән үзегезгә, әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки бер-беребезнең телләребезне, традицияләрне хөрмәт итсәк, дус-тату яшәсәк кенә, дөньялар имин булачак, — дип билгеләп үтте.
Әлеге олимпиадада Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан, Арча, Минзәлә Чистай, Кукмара, Лаеш, Әлмәт, Бөгелмә, Алабугадан 19 һөнәри белем бирү оешмалары студентлары үз белемнәрен тикшереп карый. Хуҗалар буларак Минзәлә педагогика көллияте конкурстан тыш катнаша.
Биремнәргә керешү алдыннан, Минзәлә педагогика көллияте студентлары килгән кунакларга курай турында легенданы сәхнәләштереп күрсәттеләр, ә район мәдәният сараеннан Рузил Миңнеханов курайда уйнавы белән чарага музыкаль бизәлеш өстәде.
Олимпиада программасы татар теле кагыйдәләрен, халык мәкальләрен белү дәрәҗәсен тикшерү буенча 3 турдан («Верстальщик», «Корректор», «Аналитик») һәм «Минем өем» дигән тема буенча әкият язуга багышланган финал өлешеннән тора.
Нәтиҗәләрне соңрак хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев