Минзәләдә Сабир ага Өметбаев бюсты янында искә алу чарасы узды
Бүген Минзәлә театрына нигез салучы Сабир Өметбаевның туган көне.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Сабир Гаделҗан улы Өметбаев – татар театр сәнгатендә якты йолдыз булып балкый. Бүген С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары ТААСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Минзәлә театрына нигез салучы һәм аның баш режиссеры Сабир Өметбаевның туган көне уңаеннан тантаналы митингта катнашты.
Театр скверында, мәшһүр театр эшлеклесенә куелган бюст янында узган чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикиева да катнашты. Район өчен генә түгел, республика өчен дә Сабир Өметбаевның бөек шәхес булуын искәртеп үтте. Театр коллективының әлеге шәхесне онытмыйча, аңа шулай хөрмәт күрсәтеп, искә алып торуларына рәхмәт белдерде.
Театрда бик күп еллар хезмәт куйган артистлар Рәзилә Муллина, Хафиз Хамматуллин, Фоат Зарипов, Раушания Галиуллина С.Өметбаев хакындагы исәтекләр белән уртаклаштылар. Чараны театрның режиссер-куючысы Дамир Сәмирханов алып барды.
Чара ахырында С.Өметбаев бюстына чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев