Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Сабир Өметбаев исемендәге кубокка чираттагы ачык шахмат турниры үтте

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Сабир Өметбаев исемендәге Кубокка чираттагы ачык шахмат турниры үткәрде. Әлеге ярышлар быел 18нче тапкырын үтә.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Быел бу ярышларның төп оештыручы булган С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры аны балалар иҗаты йорты һәм «Минзәлә-шахмат территориясе» шахмат клубы белән берлектә уздырды.
«Минзәлә-шахмат территориясе» шахмат клубын җитәкләүче Азат Шагалиев әйтеп үткәнчә, хәзер шахматчыларның балалар иҗат йорты бинасында үз бүлмәләре бар. “Әлеге балалар иҗат йорты бинасында беренче тапкыр үтүче әлеге ярышта төрле яшьтәге шахматчыларыбызны күрүебезгә без бик шат” – диде ул.
Шахматта үз көчләрен сынарга килгән балаларны һәм өлкәннәрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикиева да сәламләде. Театрның халык артисты Рәзилә Муллина Сабир ага Өметбаев хакындагы якты истәлекләр белән уртаклашты. “Син кайда идең...” спектакленнән өзек күрсәтелде.
Ачылу тантанасыннан соң шахматчылар уеннарын башлады.

Ярыш нәтиҗәләрен соңрак хәбәр итәрбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев