Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә шагыйрәләр катнашуында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

Катнашучыларның берсе –Зөләйха Гыйләҗева быел гына “Минзәлә” газетасы редакциясе типографиясендә басылып чыккан яңа китабын тәкъдим итте.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә мәдәни мирас йортында “Ач, шигърият, серләреңне!”, дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Ветераннар советы әгъзалары һәм әдәбияткә битараф булмаган кунаклар каршында Минзәлә районының  5 күренекле шагыйрәсе үз иҗатын тәкъдим итте.

- Әлбәттә, районыбыз үзенең күпсанлы шагыйрьләре, язучылары белән дан тота. Бүгенге чарабызны тамашачыларга инде танылган, мэтр дип әйтсәк тә дөрес булыр, каләм осталары, китап авторлары  һәм шулайук киң җәмәгатьчелек арасында танылуга ирешкән яшьрәк буын талантлы шагыйрәләребез иҗатын җиткерү йөзеннән үткәрәбез, - диде кичәне оештыручы һәм алып баручысы, Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы һәм район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза ханым Фәхретдинова.

Озак еллар дәвамында китапханә өлкәсендә эшләгән Лениза Якиева легендар якташ шагыйрь, язучыларыбызны – Рәшит Гәрәй, Фәнзаман Баттал, Габделхәй Сабитов, Марс Шабаев, Гөлшат Зәйнашева, Рәфкать Закиров, Фәннур Сафин, Газиз Мөхәммәтшин, Салисә Гәрәева, Азат Мәрдан һ.б. исемләп атап, әле бүген дә аларның дәвамчылары һәм варислары булган каләм осталары барлыгын искәртте.

Анна соң сүз шагыйрәләрнең үзләренә бирелде. Минзәләдән Нәкирә Лотфрахманова,  Татар Мөшегесе авылыннан Зөлфирә Ханова, Тауасты Байлар авылыннан Мөслимә Гайниева, Яңа Мәлкән авылыннан Зөләйха Гыйләҗева һәм Хуҗәмәттән Гүзәлия Исламова һәркайсы үзләренең биографияләре һәм иҗатлары белән таныштырып, шигырьләрен укып күрсәттеләр.

Реклама

Әлеге кичә бик матур музыкаль номерлар белән дә үрелеп барды. Иң башында ук Лениза Якиева һәм Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Данир Фәхретдинов мандолина һәм баянда музыкаль номер тәкъдим иттеләр. Татар Мөшегесе авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова Гүзәл Мансурова сүзләре һәм Рөстәм Ханов көенә “Мөшеге” җыры башкарды. Зөләйха Гыйләҗева үзенең  һәм каләмдәш дусты Гүзәлия Исламованың сүзләренә арабыздан вакытсыз китеп барган район өчен легендар шәхес Альберт Латыпов көй язган җырлар башкарды. Тауасты Байлар авылы мәдәният йорты директоры Розалия Бадикованың башкаруындагы җырны да тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

Кичә ахырында тамашачы буларак катнашкан районның “Сибелә чәчәк” әдәби берләшмәсенең җитәкчесе, шагыйрә Наҗия Пучкова һәм шагыйрә Раушания Гимаева-Титова әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Тамашачылар арасында да шагыйрьләрәгә иҗади уңышлар теләп, җылы сүзләр әйтүчеләр һәм үзләреннән кечкенә бүләкләр тапшыручылар булдылар.

Акцент

Әлеге кичә тагын бер кат район каләм осталары, киңрәк алганда мәдәният өлкәсе һәм “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Минзәлә-информ” арасындагы тыгыз бәйләнешне чагылдырды. Чара башланыр алдыннан кунаклар “ТАТМЕДИА” АҖ кәгазь басмалары һәм “Минзәлә” –“Мензеля” газетасы редакциясе типографиясендә басылып чыккан китаплар күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар. Нәкирә Лотфрахманова алдагы елларда редакция типографиясендә чыккан “Кайтып килүем”, Мөслимә Гайниева – “Күңелем бураннары” китапларыннан шигырьләрен укыдылар, ә Зөләйха Гыйләҗева әле быел гына дөнья күргән “Ачык тәрәзәләр” дигән җыентыгын тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Очень даже прекрасное и полезное мероприятие. Хотелось бы знать кто организатор этого чудесного действия. Почему не пишем об этом. Героев нужно знать в лицо.