Минзәләдә шәһәр мохитенең сыйфаты 195 баллга бәяләнде
Бу узган елгыдан күбрәк
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
2022 ел нәтиҗәләре буенча Минзәлә шәһәренең сыйфат индексы 195 баллга бәяләнде. Әлеге рейтинг РФ Торак төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында бастырылды
Рамил Шәйсуваров, Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе:
- Бу рейтинг 6 күрсәткеч буенча формалаша: торак, урам-юл челтәре, яшелләндерү, иҗтимагый-эшлекле һәм социаль-ял инфраструктуралар һәм гомумшәһәр киңлекләре.Бәяләү 6 критерий буенча башкарыла: куркынычсызлык; уңайлылык; экологик чисталык; үз йөзе булу (идентичность) һәм төрлелек; мохитнең заманчалыгы һәм актуальлеге; идарә итүнең нәтиҗәлелеге. Югарыда аталган барлык юнәлешләр буенча дәүләт программалары һәм үзара салым ярдәмендә актив эш алып барыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел белән чагыштырганда без бу рейтингта күрсәткечләрне яхшырттык – ул вакытта 2021 ел нәтиҗәләре буенча 190 балл җыйдык.
Исегезгә төшерәбез, Минзәлә шулай ук кече шәһәрләрне һәм тарихи торак пунктларны төзекләндерү буенча Бөтенроссия конкурсында катнаша. Быел конкурска Карл Маркс тарихи урамын төзекләндерү проекты тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев