Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты узды

Фестивальнең район турында катнашу өчен быел төрле номинацияләрдә 50 дән артык заявка кергән.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Район мәдәният сараенда узган "Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гала-концертында күзләре очкынланып, дәртләнеп, табаннарыннан ут чәчеп биегән балалар, яңгыравык тавыш белән хис-тойгыларын җырга салган кыз-егетләр Минзәләнең сәнгать дөньясының киңлеген, байлыгын күрсәтте. Тамашачылар хозурына 20 дән артык концерт номеры тәкъдим ителде. Патриотик тема, милләтләр дуслыгын чагылдырган балаларның чыгышларын тамашачылар ихлас алкышлады, әти-әниләр исә үз балаларын сәхнәдә күрүгә чиксез шатлануын белдерде.
Шәһәребезнең балалар бакчалары коллективлары «Хореография» һәм «Вокал-соло» номинацияләрдә бик матур чыгышлар күрсәттеләр. Күз явын алырдай итеп тегелгән төрле милләт костюмнары концертка бәйрәм төсмере бирде, тамашачыда соклану тудырды. Сәхнәдә тәүге адымнарын гына ясаучы әлеге бакча балаларының киләчәктә тагын да ныграк талантлары ачылып, районның гына түгел, ә республиканың да якты йолдызлары булып балкысыннар иде дигән теләктә каласы килә.
Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче балаларның да елдан ел осталыклары арта бара. Данила Новиков, Софья Лебедеваларга алмашка Латифа Салимова, Марк Насыров, Юлия Рахматуллина, Айгөл Вәлиеева кебек яшь вокалистлар үсеп килә. «Конферансье» номинациясендә ике телдә дә оста чыгыш ясаган Искәндәр Ивановның да якты йолдыз булып кабынасына шик юк.


Наталья Князева, сәнгать мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары:
–Быел Минзәлә районы буенча фестивальнең район турына төрле номинацияләр буенча барысы 50 дән артык заявка кабул ителде, 500 ләп бала катнашты. Быел беренче тапкыр «Видеоклип» номинациясе буенча гариза керде (Юртау балалар бакчасы коллективы). ««Конферансье» номинациясендә дә күптән чыгыш ясаучы юк иде, быел бу номинация кабат яңарды. 6, 7 март көнне Менделеевск шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона этабы була. Минзәлә районының муниципаль этабында җиңү яулаган талантлы балалар 6 март көнне жюри алдында үз осталыкларын күрсәтә. Аларга уңышлы чыгыш ясауларын теләп калабыз.


Гала-концертны йомгаклап чыгыш ясаган район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева «яшь йолдызчыкларны» зур сәхнәгә алып менгән педагогларга һәм аларның әти-әниләренә, балаларга рәхмәт сүзләрен әйтте. Чыгыш ясаучыларны төрле номинациядә дипломнар белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев