Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә СВО да катнашучыларга багышланган экспозиция ачылды

Чарага хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрби хезмәткәрләр, СВО да һәлак булганнарның туганнары һәм волонтерлар, шулай ук Минзәлә кадет интернат-мәктәбе укучылары һәм «Юнармия» вәкилләре чакырылган иде.

Минзәлә туган якны өйрәнү музеенда «НА ZАЩИТЕ ОТЕЧЕСТВА» дип аталган махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган экспозиция ачылды.

Сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, Минзәлә районы Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова әлеге экспозициянең махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлеген саклау, үсеп килүче буыннарны патриотик тәрбияләү өчен мөһимлеген билгеләп үтте, якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм бүген алгы сызыкта булучыларга исән-сау һәм җиңү белән өйләренә кайтуларын теләде.

Ул шулай ук СВО волонтерына, Чечен сугышы ветеранына, Минзәлә шәһәре десантчылар союзы җитәкчесенә, Минзәлә шәһәре Советы депутаты Эдуард Ягъфәровка һәм «Нәфис» хәйрия фондыннан СВО да катнашучыларның гаиләләренә ярдәм комитеты консультантына, Казан шәһәре буенча җаваплы җитәкчегә, «Хокук саклау гаскәрләре ветераннары һәм запастагы хәрби хезмәткәрләр Союзы» ревизорына, Татарстан Республикасы буенча «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары туганлыгы» җитәкчесенең беренче урынбасары Рушан Сәлаховка күргәзмә проектын әзерләүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Сүз уңаеннан, Эдуард Ягъфәров экспозиция булдыру идеясенең ничек барлыкка килүе турында сөйләде:

— Беренче экспонатлар 2022 елда ук барлыкка килде, без «Алга» батальонына барып, гуманитар ярдәм тапшырганда, сугышчыларның берсе бронежилет, каска бүләк итте. Һәм менә шул вакытта ук музей булдыру идеясе туды. Без күп кенә полклар буйлап йөрибез һәм һәркайда безгә музей өчен берәр нәрсә бирәләр. Хәзер 23 февраль алдыннан без күргәзмә-экспозиция ясарга булдык. Хәзер без сугышчыларыбызның шәхси әйберләрен җыябыз, әлегә, кызганычка, батырларча һәлак булганнарның. Экспонатлар арасында авторлар үзләре имзалаган СВО турындагы китаплар да бар. Шулай ук безнең волонтерлар ясаган әйберләр дә.

Экспонатларның берсе — 9 ротадагы Минзәлә районы егетләре имзалаган гитара. Эдуард Ягъфәров билгеләп үткәнчә, бу гитараны ул 2 ел эзләгән.

Хәрби хезмәт һәм хезмәт ветераны, отставкадагы Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр полковнигы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, КамАЗ төзелеше ударнигы, «Звезда солдата» музее саклаучысы Георгий Мокану күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм туган якны өйрәнү музеена экспонатлар бүләк итте.

Подполковник Дмитрий Шевлягинның чыгышы аеруча дулкынландыргыч булды. Ул махсус хәрби операциядә Минзәлә районыннан һәлак булганнарның әти-әниләренең кайгысын уртаклашты һәм музейга саклауга 1232 нче, Казан полкы байрагын тапшырды.

Әфган сугышы ветераны Флүс Усманов та ил сакчылары турында хәтерне кадерләп саклауның мөһимлеген искәртте.

Рушан Салахов экспозиция белән, анда тәкъдим ителгән үзебезнең һәм трофей хәрби техника үрнәкләре белән таныштырды.

Минзәлә туган якны өйрәнү музее директоры Лариса Карамова билгеләп үткәнчә, музейга килүчеләр өчен экспозиция белән танышу мөмкинлеге даими рәвештә булачак.

Чара барышында махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә чәчәкләр тапшырылды һәм патриотик концерт номерлары башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев