Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Татарстан халыклары фестивале үтте

Район данын берьюлы ике мәктәп яклады

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә республикакүләм Татарстан халыклар                                               фестивале үткәрелде. Әлеге бәйгедә 5 команда катнашып, төрле халыкларның традицияләрен чагылдырды  –  Менделеевск районы Илнәт урта мәктәбе (марилар), Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе (татарлар), Сарман районы Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү (татарлар), Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәп (азәрбайҗан), 3 нче урта мәктәп укучылары (керәшеннәр) катнашты.

 Фестивальгә килгән катнашучыларны һәм жюри әгъзаларын сәламләп, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева районыбызда төрле милләт вәкилләренең дустанә мөнәсәбәттә яшәүләрен һәм аларның милли традицияләрен саклау, үстерү буенча актив эш алып барылуын билгеләп үтте.

Быел фестиваль “Татарстан халыкларының экологик традицияләре” дигән темага багышланган иде.

Иң беренче итеп узган елгы фестиваль җиңүчеләре Николаевка мәктәбе командасы чыгыш ясады.

Ә быелгы фестивальдә катнашучылар үзләре тәкъдим иткән халыкларның традицияләрен һәм Татарстан Республикасы географиясен, дәүләт символларын белүгә кагылышлы берничә конкурста көч сынаштылар. Иң мавыктыргыч өлеш – иҗади чыгыш булды. Безнең районнан 1 нче урта мәктәп (азәрбайҗаннар) Нәүрүз, ә 3 нче урта мәктәп (керәшеннәр) Питрау бәйрәменә кагылышлы тамашалар күрсәттеләр.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбе, 2 урынны Сарман районы Карашай –Саклау, 3 нче урынны – Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе командалары яулады. “Иң яхшы йола/бәйрәм” номинациясендә Актаныш районы Аккүз, ә иң яхшы милли костюм номинациясендә – Менделеевск районы Илнәт командасы җиңде.

“Татарстан халыкларының экологик традицияләре” дигән рәсем конкурсы җиңүчеләрен дә бүләкләү булды.

Шулай ук фестиваль барышында 2 нче урта мәктәпнең “Эко-тайм” командасы (җитәкчеләре – география укытучысы Рушания Зиязиева) һәм “Свой стиль” мода театры (җитәкче – Светлана Петрова) чыгыш ясады. Конкурсны алып баручы экспертлар Рушания Зиязиева һәм 1 нче урта мәктәпнең химия укытучысы Лилия Шакирова булды.

Жюри рәисе, ТР яшь натуралистлары хәрәкәте координаторы, Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы  региональ бүлекчәсе вәкиле Рөстәм Фәрхуллин:

- Әлеге фестиваль Минзәләнең бер визиткасына әйләнде инде. Шушы уңай тәҗрибәне башка районнар да кабул итеп алса, бик яхшы булыр иде, - дип искәртте.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев 2 нче урта мәктәптә үткәрелүче шушы фестивальнең районыбыз мәктәпләрендә белем алучы балаларда үз милләтләренең һәм янәшәдә яшәүче башка халыкларның традицияләренә кызыксыну һәм ихтирам тәрбияләвен билгеләп үтте. Казан дәүләт мәдәният университеты доценты Диләрә Мөфтәхетдинова фестивальдән алган тәэсирләре белән уртаклашып, катнашучыларның талантына соклануын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев