Минзәләдә Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлап гер күтәрү буенча ярыш үткәрделәр
Турнир «Армейский рывок » программасы буенча узды
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә шәһәренең "Олимп" теннис үзәгендә егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча район ярышлары узды. Турнир Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде. 5 уку йортыннан 40тан артык яшь атлет катнашты.
Ярышларны ачып, Минзәлә районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Фаяз Хизбуллин спортчыларга яхшы кәеф һәм герләрне җиңел күтәрүләрен теләде.
Үз категорияләрендә җиңүчеләр: Дамир Зарипов (2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе), Арсений Лесков (мәктәп-интернат), Тимур Фәтхуллин, Риналь Нафиков, Каролина Таирова (МПК), Виталий Шалтин (МСХТ), Александр Чухланцев, Замир Тимерханов, Александрия Кузнецова, Алена Легошина, Дмитрий Галеев (КШИ).
Фотолар “Олимп” спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев