Минзәләдә укытучыларның август киңәшмәсе узды
Пленар утырышның төп темасы – “Гомумбелембирү оешмаларында тәрбия бирүдә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру механизмнары”.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Киңәшмә башланыр алдыннан, район мәктәпләре, иҗат йорты, балалар бакчалары коллективлары район мәдәният йорты фойесында төрле тематикага күргәзмә оештырганнар иде. Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Айдар Салахов һәм “Белем бирү сыйфатын мониторинглау республика үзәге” директоры Булат Юнусов, район җитәкчеләре күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.
Пленар утырышта чыгыш ясап, район башлыгы Айдар Салахов белем бирү учреждениеләрендә туган телләр өйрәнүне көчәйтергә, балалар бакчаларыннан ук рус, татар һәм инглиз телен өйрәтүне башларга һәм мәктәпләрдә дәвам итәргә. Шулай ук патриотик, мәдәни тәрбия бирүне көчәйтергә, шул исәптән мәктәпләрдә факультатив дәрес буларак театр түгәрәкләре ачырга тәкъдим итте. Район мәктәпләрендә укучы балаларга республика һәм Россия олимпиадаларына әзерләүне көчәйтү бурычын да куйды укытучылар алдында район башлыгы.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесче Леонид Петраев утырышта катнашучыларны узган уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды, яңа уку елына бурычлар куйды. Төп бурычларның берсе – районда кабул ителгән “Стремление к будущему – киләчәккә омтылыш” муниципаль район программасын тормышка ашыруны дәвам итү, балаларга комплекслы белем һәм тәрбия бирү.
Конференция ахырында районыбыз педагоглары, мәгариф хезмәткәрләре төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алдылар.
Бүләкләнүчеләр исемлеге белән алдагы язмаларыбызда таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев