Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә урта махсус уку йортлары һәм мәктәпләре арасында КВН узды

Район мәдәният йортында узган КВНда барысы җиде команда көч сынашты.

Балаларның сәхнәдәге чыгышларын жюри әгъзалары бәяләп барды. Нәтиҗәдә, рус телендә чыгыш ясаган командалар арасында Гран-прига авыл хуҗалыгы техникумы командасы лаек булды. Әлеге команда Казанда узачак Республика Лигасына барачак.


Татар телендә чыгыш ясаган командалар арасында Гран-прига «Алдынгылар» — «Первые» җыелма командасы лаек булды. Алар исә «Әйдә ШаяРТ» республика лигасында Минзәлә данын яклаячак. 


Шулай ук КВНда «Иң яхшы артист», «Иң яхшы артистка», «Иң яхшы мәзәк» номинациясендә дә бүләкләнделәр.

Барлык командалар да Диплом һәм сертификатка ия булды.

Күбрәк фотоларны фотогалерея бүлегеннән карагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев