Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә узучы шахмат ярышына Оренбургтан да шахматчы килде

Балалар иҗат йортында эшләп килүче «Мензелинск-Территория Шахмат» шахмат клубында бүген “Безнең Минзәлә” дип аталган шахмат марафонының кышкы сезонының супер финалы уза.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

“Безнең Минзәлә” дип аталган марафон 4 сезон дәвамында уза: кышкы, язгы, җәйге һәм көзге. Кышкы марафонның спонсоры – Балалар иҗат йорты. Бүген – әлеге сезонның супер финалы. Ә инде март аеннан язгы сезон башлана. Аның спонсоры – Минзәлә педагогия колледжы. Җәйге һәм көзге сезоннар әлегә үз спонсорларын көтә.  

“Безнең Минзәлә” дип атлаган шахматчылар марафоны үз эченә онлайн һәм очный турларны ала, ягъни шахматчы әлеге марафонда башта онлайн катнаша: интернетта махсус булдырылга уен мәйданында уйный. Җиңүчеләр, күп очка туплаучылар исә очный ярышка – Минзәләгә чакырыла.

Азат Шагалиев, шахмат буенча тренер:

–“Безнең Минзәлә” дип аталган шахмат марафонының онлайн турында Гарәп Әмирлекләреннән, Оренбургтан һәм Татарстанның төрле районнарыннан бик күп шахматчылар катнашты. Бүгенге супер финалда очно уйнарга Оренбургтан, Әтнәдән, Алабугадан, Актаныштан һәм Минзәләдән шахматчылар җыелды. Бүген без Кышкы сезон җиңүчеләрен ачыклыйбыз.

Уеннар ачылышында шахматчылар алдында сәламләү сүзе белән Балалар иҗат йорты директоры Рөстәм Ялаев һәм шахмат уенын үзе дә яратып уйнаучы педагоггия колледжы директоры Ренат Ибраһимов сәламләделәр, уенчыларга ярышта җиңүләр теләделәр.

Олег Коннов, Оренбургтан килгән шахматчы:

–Безнең шәһәрдә шахмат клубы бар иде. Кечкенәдән шунда йөреп, шахмат уйнарга өйрәндем. Ун еллап инде онлайн уйныйм. Онлайнга караганда кара-каршы утырып уйнау, әлбәттә, күпкә яхшырак. Шахмат уйнауның фикерләү һәм хәтер өчен файдасы бик зур. Минзәләлеләр үткәргән шахмат марафонының онлайн турында җиңү яуладым һәм бүген менә очный турга килдем.

Мөхәммәт Мөкминов, 82 яшьлек Минзәлә шахматчысы:

–Мин шахматларны онлайн да уйныйм, очно да. Онлайн уйнаганда кем белән уйнаганыңны белмисең шунысы читенрәк, аннан соң күз дә бик күреп бетерми. Интернет киңлекләре бик зур бит: анда төрле регионнардагы кешеләр белән уйныйбыз. Җиңгән чак та була, җиңелгән чак та... Заман белән бергә атлап барырга тырышабыз инде. Без бәләкәй чакта шахмат фигураларын үзебез ясап, мәктәптә балалар бергә җыелышып уйный идек, аннан соң институтта уйнадым. Эштә булганда бик уйнап булмады. Лаеклы ялга чыккач, кабат бу уен белән ныклап мавыга башладым. Яратып уйныйм, сәламәтлек булганда ярышларга да рәхәтләнеп йөрим. Башны эшләтә, кешеләр белән аралашам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев