Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

Бүгенге көндә район мәшгульлек үзәгендә 18 кеше исәптә тора.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Район мәдәният сарае фойесында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Ләлә Сәгыйрова, Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры:

- Бүген үз вакансияләрен Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, Минзәлә район үзәк хастаханәсе, "Умырзая" тернәкләндерү үзәге, Минзәлә икмәк заводы, 11 нче номерлы "Шатлык" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, "Изыскатель "ТПФ"ҖЧҖ тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә килүчеләр, нигездә, булган вакансияләр белән кызыксынды, эш эзләүчеләрнең берсе юнәлеш алды.

Безнең өстәмә

Бүген район мәдәният сараенда Өлкәннәр декадасына һәм ветераннар хорының 40 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды. Әлеге чарага килгән Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев район Мәдәният сарае фойесында оештырылган күргәзмә белән танышу кысаларында биредә узган вакансияләр ярминкәсе белән дә кызыксындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев