Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә ветераннар һәм бала-чага шахмат тактасы артында көч сынашты

Традицион турнирда 27 шахматчы катнашты. Һәр уенчы бишәр партиядә көч сынашты.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)

Тәҗрибә җиңде. Исәп: 40 ка 25. Шахмат хәрәкәтен җайга салган Азат Шагалиев та өлкәннәр өчен уйнагач, моңа гаҗәпләнәсе юк. 

«Бала-чага, дигәнгә үпкәләми безнең яшьләр. Беренче партиядән соң ничья иде. Аннан арыдылар, бугай», — диде безгә шахмат клубы җитәкчесе Азат Шагалиев.
Балалар иҗат йортында ремонттан соң шахмат турнирлары үткәрү өчен бөтен мөмкинлнеләр бар хәзер.

Бүген аны рәсми ачу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев катнашты.
Биредә атна саен төрле дәрәҗәдәге турнирлар үтеп тора.

Җиденче октябрьда традицион театр турниры — Сабир Өметбаев кубогына ярышлар үтәчәк.Бөтен Татарстаннан йөзләп заявка килгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев