Минзәләдә волейбол буенча районара турнир уза
Күрше районнардан килгән ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары ярыша
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәләдә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча районара турнир башланды. Уеннар «Юбилейный» спорт мәктәбе (ир-ат командалары) һәм Минзәлә педагогия көллиятенең спорт залы (хатын-кызлар командалары) базасында уза.
Бу турнирның дусларча характерын билгеләп үтеп, Минзәлә районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин:
- Бүген күрше районнардан командалар җыелды. Әлбәттә, ярыш булгач, иң көчлесе җиңәчәк. Шул ук вакытта безнең барыбызны да күптәнге дуслык бәйләнешләре бәйли, һәм бүгенге очрашу – ул, беренче чиратта, волейбол бәйрәме, -диде.
Ир-атлар командалары арасында Минзәлә, Актаныш, Сарман, Мөслим районнары командалары ярыша. Беренче уен минзәләлеләр һәм актанышлылар арасында булды.
Ә хатын-кызлар командалары арасында Минзәлә районы берьюлы ике җыелма команда белән тәкъдим ителгән: «Минзәлә» командасыннан тыш, «Нефтяник»та катнаша.
Алар Мөслим һәм Сарман районнарыннан килгән көндәшләре белән ярышалар.
Ярышларны үткәрергә Минзәләнең танылган эшмәкәрләре Егор Юдин һәм Александр Леванов ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев