Минзәләдә волейбол буенча Татарстан беренчелеге старт алды
Тантаналы ачылышта спорт ветераны — «Юбилейный» спорт мәктәбенең волейбол буенча тренерын билгеләп үттеләр
Минзәлә 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеген («Б» төркеме) кабул итә.
Ярышларда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева сәламләде.
«Юбилейный» спорт мәктәбенең спорт аэробикасы бүлегендә тәрбияләнүче кызлар да үзләренең бию номерын тәкъдим иттеләр (тренерлары — Лилия Яруллина, Светлана Шәрипова).
Ярышлар Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана. Ярышларны ачу тантанасында спорт ветераны, «Юбилейный» урта мәктәбенең волейбол буенча тренер — укытучысы, Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт отличнигы Виктор Беспаловны билгеләп үттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева аңа Рәхмәт хаты, ә «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин истәлекле бүләк тапшырды.
13 команда катнашындагы уеннар «Юбилейный» спорт мәктәбендә дүрт көн дәвамында узачак. Нәтиҗәләрне соңрак хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев