Минзәләдә хаҗияләр мәҗлесе үткәрелде
2024 елгы хаҗга хәзер үк әзерләнә башларга кирәк, диләр чараны оештыручылар.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Атна башында, дүшәмбе көнне Минзәлә мәдәни-мирас йортында хаҗияләр мәҗлесе үткәрелде. «Хуш, сау бул, Мәккә Мөкәррәмә...», дип аталган чараны район ветераннар советы каршында эшләп килүче «Мәдәни җомга» клуб берләшмәсе үткәрде.
Исеменнән күренгәнчә, чарага хаҗ кылып кайткан, яки хаҗ кылырга теләге булган Минзәлә, Яр Чаллы шәһәрләре, районыбызның Тупач, Наратлы Кичү, Гөлек, Урыс, Дәвек, Югары Тәкермән, Түбән Тәкермән, Хуҗәмәт, Бакчасарай, Мәлкән авылларыннан мөгаллимәләр, абыстайлар, шәкертләр, мөслимә ханымнар катнаштылар.
Үзләренең хаҗ кылу тәэсирләре белән район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фхертдинова, Югары Тәкермәннән Тәнзилә ханым, быел гына хаҗ кылган Бакчасарайдан Әлфия ханым, яңа гына гомрә кылып кайткан Хуҗәмәттән Вәсилә ханым уртаклаштылар. Шулай ук Минзәлә мәчете мөгаллимәсе Айзирәк ханым, өлкән абыстай Наилә ханым, шәкертләр Дамира, Венера ханымнар, Лениза ханым Якиева чыгыш ясады.
Чарага җыелучылар хаҗ кылу тәртибенә багышланган документаль кино да карадылар. Проектор белән район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизубллин булышты.
— Дингә өндәгәндә намаз уку, ураза тоту турында еш сөйлибез, ә менә зәкәт, хаҗ кылу ничектер читтә кала бара. Югыйсә мөмкинлекләре булган һәр мөселман өчен бу шулай ук фарыз гамәлләр. Чараны хаҗ кылу аенда түгел,ә хәзер үткәрүебезнең сәбәбе дә бу гамәлне кылыра уйлап йөрүчеләр бүгеннән үк алдагы 2024 ел хаҗына әзерләнә башласыннар, кызыксындырган, борчыган сорауларына җаваплар тапсыннар, дигән теләк булды.Мәҗлес традиция буенча чәй өстәле белән тәмамланды. Шулай ук мөслимә ханымнар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм дә әзерләп алып килгәннәр иде, — дип хәбәр итәләр чараны оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев