Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдәге ике эшмәкәр су буендагы территория буенча уртак фикергә килә алмый

Авыл җирлекләре белән очрашу барышында район башлыгы Айдар Салаховка Холодный Ключ авылындагы фермер телдән шикаять белән мөрәҗәгать итте.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)

Мал тотучы фермерга болынга чыгар өчен урын калмаган. Шул тирәдәге җирләрне биләгән икенче фермер үз территориясеннән үтәргә рөхсәт итми икән. Сулык ярыннан 200 метр саклау зонасыннан хәрәкәтне тыярга кемнең хакы бар: шул сорауга җавап эзли мал тотучы фермер.

Айдар Салахов бу проблемага тиз арада ачыклык кертү өчен Иске Маҗын җирлеге башлыгы Эльверт Шәймәрдановка һәм районның җир палатасы җир палатасы җитәкчесе Роберт Шакировка проблеманы өйрәнеп, тиз арада уңай чишелеш табарга кушты.

- Мал үрчетү белән шөгыльләнүчеләргә мондый вак- төяк каршылыклар тудырылырга тиеш түгел диде, район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев