Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдәге ”Юность” боз сарае коллективы маскировка сеткалары үрә

Махсус маскировка сеткалары күп кешенең гомерен саклап кала ала. Алар алгы сызыктагы хәрбиләр өчен бик тә кирәк.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Моның шулай булуын аңлаган ”Юность” боз сарае коллективы маскировка сеткалары үрә башлаган.

Хәмзә Гыйләҗетдинов, ”Юность” боз сарае директоры:

–Башка күп кенә минзәләлеләр кебек безнең дә хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәсебез килде һәм без маскировка ясау өчен сеткалар үрә башладык. Маскировка сеткалары ясар өчен ике төрле материал – ятьмә һәм чүпрәкләр кирәк. Төп материал ятьмә, аны сатып алабыз һәм махсус агач каркаска элеп куеп, шунда чүпрәкләр үрәбез. Коллектив хезмәткәрләренең кайсының буш вакыты була, шулар чүпрәкләрне кисәләр, әзерлиләр, үрәләр. Бу эштә тренировкаларга йөрүче балалар да үз өлешләрен кертә. Социаль челтәрләрдә һәм телеграммдагы махсус группада белдерү биргәч, бик күп кешеләр чүпрәкләр алып килделәр. Рәхмәт аларга. Сеткалар 4*8 метр үлчәмдә. Уртак тырышлык белән 8 маскировка ясау сеткасы үрдек инде. Озакламый алар махсус хәрби операция узган урынга җибәреләчәк.

Маскировка сеткасы үрү эше бүген дә дәвам итә. Өйләрегездә ак, көрән (коричневый), аксылкөрән, хаки (солдат киемнәре төсе) төсле тукымалар, чүпрәкләр бар икән, аларны боз сараена алып килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев