Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдәге мәчеле подъездлар күршеләрне яратмау дигән сүз

Рейд вәкилләре кергән 3/13 нче йортның 3нче подъездында безне ач мәче каршы алды. Хуҗасыз икәне күренеп тора, ике ишек арасындагы почмакта ашау өчен савыты, ризык калдыклары, целлофан пакетлар аунап ята.

(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ”)

3/14 нче йортның 2 нче подъезды ишеген ачып керүгә үк борынга килеп бәрелгән авыр истән  биредә мәчеләрнең яшәвен чамалавы авыр түгел. Мырауҗаннар 2нче кат баскычында йокыга оеп утыралар иде. Рейд вәкилләре белән аралашырга чыккан шунда яшәүчеләр аларның ташландык мәчеләр булуын, өлкән яшьтәге бер ир-атның аларны подъездга ияләштерүен, ашатуын әйтеп киттеләр. Әйе, күзеңә карап ашарга сорап мияулап торган җан иясе яныннан узып китүе авыр, ләкин аны ашатасың икән, хаҗәтләре артыннан җыештырырга иренмәскә кирәк. Алай гына да түгел, песи ашатканнан соң калган сосиска тышлыкларын, буш шешәләрне, тәмәке төпчеген, башка чүп-чарны подъезд тәрәзәсендәге ике пыяла арасына тутыру да бернинди кысаларга да сыймый.

Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева һәм “Татмедиа”ның “Минзәлә-информ” филиалы белән берлектә күпкатлы йортлардагы подъездларның чисталыгын тикшерү буенча рейд дәвам итә.

Роза Салдаева:

–Һәркем өчен дә уртак булган әлеге җәмәгать урынын  – подъездны шунда яшәүчеләр үзләре тәртип һәм чисталыкта тотарга тиеш. Бер кеше аркасында башкалар зыян күрергә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев