Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдәге мәдәни мирас йортында әниләр көненә багышлап кичә үтте

Кичәгә ТОС №3 микрорайонында яшәүче мобилизацияләнгәннәрнең әниләре, инвалид бала тәрбияләүче әниләр һәм актив кешеләр чакырылган иде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Бәйрәм чарасын ТОС №3 җитәкчесе Надежда Волощенко һәм ТОС активисты Лариса Шәйхетдинова алып барды. Кунак булып чакырылган әниләрне шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева бәйрәм белән тәбрикләде. Бәйрәмдә яңгыраган әниләр турындагы матур шигырь юллары һәркемнең күңеленә үтеп керде, күзләр яшьләнде. Ә күңелле уеннарда әниләр шаярды, елмайды һәм көлде.

Бу көнне Надежда Волощенко микрорайонда актив булган кешеләрне дә билгеләп үтте. Йорт яны территорияләрен төзекләндереп торучыларга, өмәләрдә актив катнашучыларга, спонсорларга үз исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәмгә килгән һәр әнигә Язкәр Биҗанов спонсорлык ярдәме күрсәтеп алынган чәйнекләр һәм микрорайонның активисты Ольга Пономарева ярдәме белән ясалган открыткалар бүләк итте.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Килгән кунаклар икмәк заводы директоры Фәннүр Солтанов спонсорлык күрсәтеп бирелгән тәмле тортлар белән чәй эчтеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев