Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдән 21 спортсмен Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында катнашачак

Алар 5 спорт төрендә көч сынашачак

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Казанда 21-27 гыйнвар көнне Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары үткәреләчәк. Әлеге уеннар интеллектуаль тайпылышлары булган затларның сәламәтлекләрен ныгытуга һәм даими рәвештә физик культура  һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, шулай ук инклюзив җәмгыятьне үстерүгә юнәлтелгән.

Оештыру моментлары буенча сорауларга ачыклык күрсәтү уңаеннан үткәрелгән брифингта хәбәр ителгәнчә уеннарда Россиянең 59 субъектыннан, шулай ук Белоруссиядән килгән 1552 спортчы катнашачак.

Россия Федерациясе төбәкләренә килгәндә, иң күп катнашучылар Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан һәм Свердловск өлкәсеннән. Безнең республикадан  126 спортчы катнашачак. Минзәләдән мәктәп-интернат укучыларыннан тупланган команда барачак.

Рөстәм Хәмидуллин, Минзәлә интернат-мәктәбе тәрбиячесе:

- Безнең команда составында 21 бала. Алар дзюдо, волейбол, шорт-трек, спорт биюләре, флорбол буенча көч сынашачак. Казанга балалар белән мин, шулай ук директорыбыз Нурһади Гыйлфанов, тәрбия эше буенча директор урынбасары Светлана Махмутова һәм тәрбияче, педагог-оештыручы Елена Соловьева барачакбыз, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев