Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдән Габдрахмановлар гаиләсе Президент белән очрашуга барды

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың иң үрнәк гаиләләре белән очрашу тантанасы уздырды.

(Дифиза Нуриева «Минзәлә-информ»)

Чарага Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан үрнәк гаиләләр чакырылды. 8 ел дәвамында узучы әлеге очрашуда 400 дән артык Татарстан гаиләләре катнашкан.

Бүгенге Президент белән очрашуга Минзәләдә яшәүче Сәлимә һәм Кави Габдрахмановларның тату гаиләсе дә барды. Күп еллар дәвамында әлеге пар бер-берләренә карата мәхәббәт, хөрмәт һәм тугрылык хисләрен саклыйлар, районда абруй казаналар һәм күпләр өчен үрнәк гаилә булып торалар. Әлеге гаиләдә бер ул һәм кыз тәрбияләнеп үскән, бүгеншге көндә аларның да үз гаиләләре бар. Әлеге гаилә районның иҗтимагый тормышында мөһим роль уйный.

 

Габдрахмановлар гаиләсе очрашудан кайткач, әлеге гаилә турында район газетасына тулырак материал әзерләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев