Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдән Олег Ситдыйков: «Мессиның җиңүен теләдем»

Кичә Минзәләдә футбол сөючеләр дә 2022 елгы дөнья чемпионаты финалын зур кызыксыну белән күзәттеләр.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

- Бүген бик күп танышлар мине Катарда дип уйлап, шалтыраттылар, яздылар. Хәтта сувенирлар да алып кайтуымны сорадылар, - диде өстәл теннисы буенча «Олимп» спорт мәктәбе тренеры Олег Ситдыйков.

Минзәләдә мессенджер кулланучы танышлары арасында бүген фурор тудырган футбол стадионыннан фотосурәткә аңлатма кертеп, Олег аның, чыннан да, Аргентина һәм Франция җыелма командалары арасындагы матч вакытында ясалуын билгеләп үтте. Дөрес, Казанда 2018 елгы дөнья чемпионаты вакытында.

Ул  мундиальдә Аргентина өчен җан атуын билгеләп үтә: “Лионель Мессиның җиңүен теләдем”. Һәм аның хыялы чынга ашты: Аргентина җыелмасы пенальти сериясендә Франция җыелмасын җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев