Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдән Тимур Вәҗетдинов Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасында дипломга лаек булды

Күптән түгел аның мәкаләсе «Минзәлә» газетасында да басылып чыккан иде

Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәп укучысы Тимур Вәҗетдинов Яр Чаллыда үткәрелгән Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру кичәсендә катнашты. Ул «Көмеш кыңгырау» газетасының яңа авторларны барлар өчен «Ачыш» номинациясендә дипломга лаек булды

Тимур 1 нче урта мәктәптә 7М сыйныфында укый. «Минзәлә» газетасы белән дә хезмәттәшлек итә. 2024 ел, 29 март санында яшь авторның «Сәламәт һәм көчле булып үсәсем килә» дигән мәкаләсе чыккан иде. Әлеге язмада Тимур барлык яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм спорт белән шөгыльләнергә өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев