Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләгә «Кар десанты» килде

Булачак юристлар атна дәвамында волонтерлык ярдәме күрсәтәчәк


Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ" 
Минзәлә шәһәренең "Ялкын" яшьләр үзәгендә Казанның "Полярное сияние" Кар десанты отряды волонтерлары белән очрашу узды. Килгән яшүсмерләрнең күбесе Россия дәүләт гадел хөкем университеты  һәм Россия дәүләт юстиция университеты студентларының "Юстина"  берләшмәсенә керә. "Юстина" берләшмәсе берничә юнәлештән тора - шуларның берсе - "Бастион" студентлар педагогик отряды.

 


"Бастион" СПО җитәкчесе Диана Нигъмәтова яшүсмерләрнең Минзәләгә килү максаты турында сөйләде: 
- Теләге һәм мөмкинлеге булган яшьләр волонтер сыйфатында экспедицияләргә чыгып китәләр. "Кар десанты" дип кыш көне йөргәнгә аталабыз. Отрядта күпчелек Татарстаннан - Казан, Зәйдән, шулай ук Мәскәү, Уфа, Ижевск, Екатеринбург, Якутия һәм башка яклардан яшьләр бар. 

​​​​​


Минзәләдә волонтерлар атна ахырына кадәр булачак. Яшьләр үзәгендә Минзәлә районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Фаяз Хизбуллин һәм "Ялкын" директоры Ирина Михайлова катнашында оештыру киңәшмәсе узды.

Ирина Михайлова хәбәр иткәнчә, "Кар десанты" ветераннарга, мобилизацияләнүчеләрнең әниләренә волонтерлык ярдәме күрсәтәчәк, картлар һәм инвалидлар йортына барачак, яшьләр белән очрашачак. Казаннан килгән волонтерлар Минзәләнең истәлекле урыннары белән танышырга да теләк белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев