Минзәләгә Россиянең алты регионыннан бэби-театрлар килде
30 майдан 1 июньгә кадәр Минзәлә театрында II Бөтенроссия «Ләкләк» бәби-театрлар фестивале үтә.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Бүген Минзәлә театры бинасында фестивальне ачу тантанасы булды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән театр критикларын, артистларны, тамашачыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде, спектакль куюдан бушаган вакытта берничә гасырлык бай тарихы, истәлекле урыннары булган Минзәлә шәһәре белән танышырга киңәш итте.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт дарама театры директоры Илнур Гайниев та ерак араларны якын итеп килгән хезмәттәшләрен фестивальдә күрүенә шат булуын белдерде.
Илнур Гайниев, Минзәлә театры директоры:
—Фестивальнең учредителе — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ә оештыручысы — С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. Әлеге проект театрларның иҗади көчләрен берләштерүче өчен оештырыла. Минзәлә театры Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып 2018 елда үз базасында бәби-театрны ачты һәм без башка театрлар белән берлектә бу юнәлештә тәҗрибә уртаклашабыз. 2021 елда бәби-театрларның иҗади-белем бирү форумы, 2022 елда исә «Ләкләк» I Бөтенроссия бәби-театрлар фестивале уздырылды. Һәм менә бүген без кабат бирегә II Бөтенроссия «Ләкләк» бәби-театрлар фестивален ачу тантанасына җыелды. Быелгы фестивальнең үзенчәлеге һәм уникальлеге шунда ки: без быел Россиянең төрле почмакларыннан курчак театрлары коллективларын җыйдык, алар да бэби — юнәлешне үстерәләр.
Минзәлә театрында өч көн дәвамында сигез бәби спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльләрне Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургтан килгән театр критикларыннан тупланган эксперт советы бәяләячәк.
Фестиваль Яр Чаллы дәүләт курчак театры куйган «Домок-теремок» бэби-спектакле белән башланып китте. Аны шәһәребезнең 4нче санлы балалар бакчасы нәниләре зур кызыксыну белән карады. Яр Чаллы театры коллективы исә фестивальнең катнашучы дипломы һәм чәкәчәк белән бүләкләнде.

Өч көн дәвамында барысы сигез бәби спектакль күрсәтеләчәк. Аларны 500дән артык нәни минзәләлеләр карар дип планлаштырыла.
II Бөтенроссия бэби-фестивалендә катнашучы театрлар: Мари Эл республикасының Йошкар Ола шәһәрендәге республика курчак театры, СССРның халык артисты В. М. Леонтьева исемендәге Ульяновск курчак театры, Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт курчак театры, Ярославль өлкәсенең Рыбинск курчак театры, Владимир өлкәсе курчак театры (Владимир шәһәре), Казан шәһәре «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, Яр Чаллы дәүләт курчак театры; С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры.
Фестиваль программасы белән театр сайтында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев