Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләлеләр ачык һавадагы шугалакта хоккей уйный

Каникул дәвамында Октябрьская мәйданында урнашкан шугалакта тимераяк киеп тә, итек белән дә хоккей уйнарга мөмкин.


 
 
  Дифиза Нуриева, Минзәлә информ
  Ачык һавадагы шугалакның уңай яклары күп. Теләсә кайсы вакытта дусларың яки гаиләң белән килеп тимераякта шуарга, хоккей уйнарга мөмкин. Тик кар явып китсә генә чистарту проблемасы килеп туа.
  Шугалакка без барган көнне балалар хоккей тренерлары белән бергә тирләп-пешеп хоккей уйныйлар иде. Уеннан аерыласы килмичә, безнең белән дә гәп корып алдылар.
  Матвей Елшанский, 12 яшь:
  -Мин шушы тирәдә яшим. Дусларым белән җыелып киләбез дә, капкаларны куеп ике кешегә ике кеше капма каршы басып, хоккей уйныйбыз. Кәшәкәләребез, алкабыз бар. Арыганчы уйныйбыз. Бергә-бергә күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев