Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләр биргән бер сум акча да солдатлар гомерен саклап калырга ярдәм итә ала

Минзәлә шәһәренең берничә ноктасында гуманитар ярдәмне кабул итү пунктлары эшли.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

«Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!» Республика хәрәкәте «Ялкын» яшьләр үзәгендә тормышка ашырыла. Мобилизация башлануның беренче көннәреннән үк биредә гуманитар ярдәм җыю пункты, солдатларга кирәк-яраклар тегү мастерское оештырылды.

Ирина Михайлова, «Ялкын» яшьләр үзәге җитәкчесе:

—Безнең үзәктә гуманитар ярдәм җыю бүгенге көндә дә дәвам итә. Без акча җыймыйбыз, бары тик әйберләр генә җыябыз. Отпускка кайткан егетләр белән очрашып сөйләшәбез, алар үзләренә кирәк әйберләрне алып китәләр, алардан сорау булса, кирәкле әйберләр, әйтик йокы капчыклары, тегеп бирәбез. Шулай ук «Ялкын» яшьләр үзәгендә «Ватан сакчылары» («Защитники Отечества») дәүләт фонды филиалы эшли. Филиалның социаль координаторы Татьяна Сәмигуллина махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән тыгыз элемтәдә тора, килеп туган сорауларны, мәсьәләләрне хәл итүдә булыша.


Шулай ук Минзәләдә волонтерлар хәрәкәте дә актив рәвештә үз эшчәнлеген алып бара. Кызлар һәм егетләр үз вакытлары белән хисаплашмыйча, гуманитар ярдәм җыю һәм якташ солдатларыбыз өчен кирәкле приборлар, техника алу өчен акча җыюны оештыралар, коры ашлар ясыйлар, тегәләр, шәхси посылкаларны һәм җыелган гуманитар ярдәмне якташларга җибәрү юлларын эзлиләр.

Минзәләле, волонтер Андрей Касаткин юридик ярдәм күрсәтү белән бергә окоп шәмнәре ясау белән дә шөгыльләнә. Солдатлар әлеге шәмнәр ярдәмендә окоп һәм блиндажларда аларны яктылык һәм җылылык чыганагы итеп файдалана, хәтта ашарга пешерә. Шәмнәр ясау өчен консерв банкалары (кукуруз, борчак) һәм парафин кирәк. Кемнәрдә буш консерв банкалары бар, аларны җыеп барып, Андрейга тапшырырга мөмкин.

Андрей Касаткин:

—Әйе, кирәк булса юридик ярдәм белән дә ярдәм итәбез, шулай ук окоп шәмнәре дә ясыйбыз. Шушы көннәрдә егетләрдән окоп шәмнәренә сорау керде, бик зур күләмдә ясарга кирәк. Парафин сатып алу өчен акча күчерергә теләүчеләр бар икән, минем картага күчерә алалар. Телефон номерым 8-9372855555, сбербанк картасына бәйле («парафин», «за наших», «благотворительность» дип язарга кирәк). Буш банкалар булса, шулай ук телефон аша хәбәр итә алалар. Шәһәрдә булса, барып алу мөмкинлеге дә бар.


Минзәлә районыннан мобилизацияләнгән егетләрнең күбесе 9 ротада хезмәт итә. Бүгенге көндә алар алгы сызыкта, штурмга бара. Дошманны яхшырак күрү, алардан саклану өчен әлбәттә кыйммәтле җиһазлар кирәк. Әлеге җиһазларны сатып алу өчен зур суммада акча кирәк. Бүгенге көндә акча мобилизацияләнгән якташ егетебезнең тормыш иптәше Алена Васильевна картасына җыела.

Алена:

—Безнең ирләребез бүгенге көндә алгы сызыкта. Аларга төнлә күрә торган приборлар, коптерлар, детекторлар, рацияләр кирәк. Әлеге приборлар безнең өчен кадерле булган кешеләрнең гомерен саклап кала ала. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, 8962571391 номерына беркетелгән картага («9 рота» дип билгеләп) акчалата ярдәм җибәрә алалар. Без кечкенә генә суммага да бик шат булачакбыз һәм алдан ук рәхмәт белдерәбез.


Әйе, без, гади кешеләр... Махсус хәрби операциядә барган хәлләргә, вакыйгаларга зур үзгәрешләр кертә, аңа ничек тә булса тәэсир итә алмасак та, без үз солдатларыбызга аз булса да шул рәвешле ярдәм итә, аларның бик авыр һәм катлаулы хәлләрен бераз җиңеләйтә алабыз икән — ярдәм итик. Битараф булмыйк!

Тагын бер волонтерлар төркемендә шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен кирәк булган җиһазлар алу өчен (тепловизер, квадрокоптер) ирекле рәвештә акча җыю бара. Акчаны 89274510660 телефон номеры буенча Русалина Ринатовна картасына җибәрергә була.

Авыл кешеләреннән җыелган гуманитар ярдәмне исә авыл җирлекләре башлыклары Минзәләгә алып килеп, аларны гуманитар ярдәм җыю пунктларына тапшыра. Шулай ук балалар бакчалары, мәктәпләр, шәһәребезнең һәм районыбызның башка учреждение, оешма коллективлары, шәхси эшмәкәрләр, шәхси кешеләр дә солдатлар һәм госпиталь өчен кирәк-яраклар җыеп тапшыра.

Гуманитар ярдәм җыю пунктлары: «Ялкын» яшьләр үзәге, АТП каршысындагы автозапчастьлар кибете (Светлана), шәһәр үзәгендәге «Донна Роза» кибете (Марина), Октябрьская урамы, 6нчы йортта урнашкан офис («Чиста шәһәр» конторасы), Рыночная урамы, 26 (элеккеге «Лерали» кибете).

Фотолар волонтерлар группасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев