Минзәләлеләр Май чабу — Масленица бәйрәмен күңелле уздырды
Бәйрәмдә теләгән һәркем кайнар коймактан авыз итә алды.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Район мәдәният йорты бинасында урнашкан 1984нче сайлау участогы каршындагы Октябрь мәйданында узган бәйрәмгә өлкәннәр дә, балалар да бик күп җыелганнар иде. Бәйрәм Масленицаның җиде көнен дә тасвирлап сәхнәләштерелгән җырлы-биюле тамашадан башланып китте. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре, мәдәният сараеның бию ансамбльләренә йөрүче балалар, сәнгать мәктәбе укучылары, 1нче урта мәктәп һәм мәктәп-интернат укучылары, бакча балалары, «Беренчеләр» хәрәкәте активистлары җырлы-биюле тамаша күрсәтте. Җигүле атка утырып мәйдан әйләнгән Май чабуны халык алкышлап каршы алды.
Бәйрәмгә килгән Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт Советы Депутаты Азат Хамаев бәйрәмгә килүчеләрне Масленица бәйрәме белән тәбрик иттеләр, шулай ук район халкына Россия Президенты сайлауларында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Май чабу бәйрәме коймак белән сыйланусыз узамыни! Яз билгесе итеп саналган бу камыр ризыгының хуш исе иртәдән үк бар тирә-якка таралган иде. Теләге булган һәркем мичтән чыккан кайнар коймактан авыз итә алды. «Олимп» спорт мәктәбе коллективы һәм «Беренчеләр» хәрәкәте активистлары каен бүкәнендә кайнар коймак пешерсә, техникум хезмәткәрләре минзәләлеләрне тимер мичтә пешкән коймак белән сыйлады.
Бәйрәмнең рәсми өлеше М.Җәлил исемендәге паркта карачкы яндыру белән тәмамланды.
Май чабу бәйрәме узган мәйданда ярминкә эшләде, шашлык пеште. Балалар төрле аттракционнарда күңел ачты, уеннарда катнашты, дәүләт конюшнясы пониларында йөрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев