Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга Яңа ел күчтәнәчләре әзерләделәр

Гуманитар йөк шушы көннәрдә ил сакчыларына җибәреләчәк

«Донна Роза» кибете базасында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме уңаеннан да батыр егетләребезгә туган як җылысын кушып әзерләнгән күчтәнәчләр, бүләкләр әзерләнде. 

— Шәһәрдәшләр, барлык авыл җирлекләре әлеге изге эштә актив катнашалар. Битараф булмаган райондашлар тарафыннан көндәлек кирәк яраклар белән беррәттән Яңа ел күчтәнәчләре дә әзерләнде. Мәсәлән, Лариса Жирнова һәм район үзәк хастаханәсенең туберкулез бүлеге коллетивы — бүләкләр алып килделәр, шәһәрдән Галия Кириллова, Любовь Балюк, Иске Маҗын авылы әбиләре җылы оекбашлар бәйләделәр. Иван Аникин бал алып килде. Лаура Иванова егетләргә дип конфеталар сатып алды, Луиза Токареваның традицион чәк-чәкләрен җибәрәбез, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га волонтер Марина Зәйнетдинова. 

Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Игорь Цветков — мич -«буржуйкалар», Андрей Касаткин — окоп шәмнәре алып килде. 

— 1 нче мәктәп укучылары язган хатлар, әлеге мәктәпнең 7а сыйныф укучылары һәм мәктәп-интернат укучылары ясаган кул эшләнмәләре дә ил сагындагы батырларга туган як җылысын җиткерер, дип ышанып калабыз, — ди Марина Зәйнетдинова. 

Билгеле булганча, интернат-мәктәп укучылары үз участокларында яшелчә үстерү белән шөгыльләнәләр. Алар үз уңышлары белән махсус хәрби операциядә катнашучылар белән дә уртаклашырга булдылар. Алар яшелчәләрне маринадлап, әзер банкаларны «Ялкын» яшьләр үзәгендәге җыю пунктына алып килгән иделәр. Һәм хәзер аларның күчтәнәчләре башка гуманитар йөкләр белән бергә илебез сакчыларына җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев