Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләр өчен дә горурлык

Раббани Шәриповка туган авылында бюст ачтылар.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

Иске Абдул авылы заманында Минзәлә районына керә иде. Шуңа танылган көрәшчегә үзе исән чагында ук бюст ачылу минзәләлеләр өчен дә шатлыклы вакыйга.

Ачу тантанасында да, батыр көрәшче призына үткәргән турнирда да безнең район вәкилләре бар иде.

Рәмзиль Бәдриев,” Юбилейный” каршындагы көрәш мәктәбе җитәкчесе :

- Раббани ага исемендәге ярыш быел унбишенче тапкыр үткәрелде. Районнан безнең мәктәптә шөгыльләнүче 25 яшь көрәшче барды. Балаларны алып барырга ярдәм иткән оешма җитәкчеләренә, үз автомобильләре белән барган әтиләргә бик зур рәхмәт! Аның туган авылында бюст ачылу көрәш дөньясында бик зур вакыйга.Хәтерем ялгышмаса, данлыклы Данил Галиевка, бюст үзе мәрхүм булгач, Биектау районында куелган иде. Раббани ага Минзәлә өчен 25 ел буе төрле турнирларда көрәшеп йөрде.

Шуңа да тарихны онытмаган һәр якташыбыз өчен горурлык ул.

Район башлыгы Айдар Салаховка рәхмәт. Киләсе елда көрәш мәктәбе бинасына капиталь ремонт үткәреләчәк.

Мин бу мәктәпкә райондашыбыз, Олиипиада призеры, күп тапкырлар дөнья чемпионы Виталий Кузнецов исемем бирергә тәкъдим итәм. Шул тирәдә Дан аллеясы булачак бит.Аның бюстын шул аллеягә яисә безнең бина янына куйсаң киләчәк буын өчен бик шәп булачак бит.

Минзәлә районы көрәшчеләренең әлеге турнирда ирешкән нәтиҗәләре белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз.

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzala-raionynnan-25-ias-korasce-rabbani-saripov-kubogyna-koras-buenca-turnirga-bardy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев