Минзәләлеләр районның спорт мәктәпләре бүлекчәләреннән иң яхшысын сайладылар
5576 интернет кулланучы тавыш бирде
Яңа ел алдыннан безнең сайта 2023 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы спорт бүлекләрен билгеләү буенча тавыш бирү үткәрелде. Анда Минзәләнең барлык өч спорт мәктәбе — «Юность», «Юбилейный» һәм «Олимп» бүлеге катнашты
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча безнең сайтта беренче урынны «Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы бүлеге алды (тренерлары — Владиленин Мильчаков, Антон Лаврентьев, Ләйсән Сираҗетдинова). Алар 2053 тавыш җыйдылар.
Икенче урында 1516 тавыш белән «Олимп» мәктәбенең гер спорты бүлеге ( тренерлары Олег Петров, Раеф Галиев).
Өченче һәм дүртенче урыннарны «Юбилейный» спорт мәктәбенең йөзү бүлеге (тренерлары — Наил Каюмов, Альфир Сафиуллин, Флюс Бадриев, Анна Титова) һәм спорт аэробикасы бүлеге (тренерлары — Светлана Шәрипова, Лилия Яруллина) бүлеште. Алар өчен 673 һәм 573 кеше тавыш биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев