Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләнең гимназия укучылары җитәкчеләре белән берлектә «Сәләт»тә тәҗрибә туплады

Каникул — балаллар өчен зур мөмкинлекләр чоры. Минзәлә укучылары районда эшләүче лагерьларда гына ял итеп калмыйча, республикабыз һәм аннан читтә урнашкан лагерьларда ял итте, тәҗрибә туплады.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Реклама

Гимназия укучыларының Иҗат Биләр һәм Media Биләр форумнарындагы эшчәнлеге хакында «Минзәлә-информ»га милли мәсьәләр буенча гимназиянең директор урынбасары Лилия ГАЛИЕВА сөйләде:


—Биләрдә XII Халыкара яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы — Иҗат Биләр Форумы эшләде. Иҗади сменада 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге 600 бала һәм яшүсмер катнаша. Әлеге форум өч юнәлештә алып барылды: бию, җыр һәм театр. Быел исә форумга «Уен» бию ансамбленә бару мөмкинлеге туды. Иҗат Биләр форумга 13 укучы барды. Алар төрле биюләр буенча мастер-классларда катнаштылар, күренекле остазлар белән очраштылар. Алты көн буе балалар сәнгать дөньясында яшәде. Иҗади яшьләрнең иң-иңнәрен генә туплады сәләт. Балалар төрле бию төркемнәре белән таныштылар, аралаштылар, дуслаштылар. Үзләрен башка бию төрләрендә дә сынап карадылар.
19 июль көнне укучылар Media Биләр форумга юл тоттылар. Әлеге форумны балалар ел буе көтеп ала. Анда Сәләт-Минзәлә клубында булган активистлар катнаша. Алдан клубларга өй эше бирелә, балалар каникул булуга карамастан, гимназияда җыелып ярминкәгә әзерләнделәр. Газета чыгардылар, буклет эшләделәр, сәләт клубының атрибутикаларын булдырдылар. 
Быел форумнарга «Остазлар» дигән уку-укыту программасы да булдырылган иде. Төрле районнардан, төбәкләрдән килгән сәләт-клубларының остазлары белем туплады, аралашты, тәжрибәләр белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев