Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең кардан сыннар ясаучы остасы Ринас Гайнетдинов 4 метрлы куян ясады

Узган ел ул М.Җәлил исемендәге парктагы үзәк чыршы янында зур юлбарыс сыны ясаган иде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Ринас алтын куллы кеше. Ул бернинди авырлыксыз агачтан, гипстан, катыргыдан, кардан төрле эшләнмәләр, сыннар ясап куя. Балта остасы да ул. Һәр эшләнмәне ул яратып, үз фантазиясен кушып, тырышып башкара.

Ринас Гайнетдинов:

– Декабрь башында шәһәрдә, әйтик балалар бакчалары, мәктәпләр, оешма һәм учреждениеләр янында шунда эшләүчеләр көче белән бик матур кар сыннары ясап куелды. Бу шәһәргә шунда ук ямь өстәде. Гади генә итеп ясалган сын да, буяп куйгач, матур бер әкият героена әверелә. Кешеләр шуңа карап соклана, бәйрәм кәефе туа. Быел бер оешма территориясендә 4 метрлы куян ясадым Ләкин һава температурасы уйнаклап тору сәбәпле сыннар үз матурлыгын югалтты. Аларны кабат тергезергә туры килде. Ялларга көн бераз җылыткач, үз капка төбемә дә сыннар ясап куярга исәпләп торам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев