Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләнең көзге басуларыннан фоторепортаж

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков район басуларындагы көзге эшләрнең барышы белән танышып йөрде.

Әнәк хуҗалыгының Мөшеге бүлекчәсендә рапс сугып бетерәсе бар. Биредә эшләгән биш комбайнның җитештерүчәнлеге Владислав Гарнышев суктырган саннарга тигез. Быел соя культурасы да, озак өлгерүе белән, игенчеләрне сыный. 


«Заиковский» да урак тәмам. «Калморза» көнбагыш һәм бөртеккә кукуруз суктыруны үз көе белән алып бара.

Баш агрономның хаҗга китүе калганнарны үтә җаваплы эшләргә этәрә. «Август-Минзәлә» рапс һәм кукурузны җыеп алу белән шөгыльләнә. «Мензелинские зори» акрынлап чөгендернең җыеп аласы мәйданнарын киметә. 


Иң мөһиме күп хуҗалыклар пай өчен түләүне төгәлләү алдында.
Махсус хәрби операциядә булучыларның гаиләләре бөртек, салам, печән белән тәэмин ителгән.


Тормыш дәвам итә. Авыл тормышындагы яшәү һәм хезмәт циклының бер көне менә шулай үтте.
Без күрмәгән башка вакыйгалар хакында безгә язып җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев