Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең легендар батыры Мәүләветдин Закиров призына көрәш турниры үткәрелде

Мәүләветдин Закировның абыйсы Рәфкать Закиров исемен йөртүче Урыс төп гомуми белем мәктәбе балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләү учагы булып тора

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Әлеге мәктәпнең спорт залына бил алышырга Урыс, Калтак, Аю, Хуҗәмәт, шулай ук Минзәләнең 1,2,3 урта мәктәпләре, интернат-мәктәп, техникум, педагогик көллият командалары җыелды.

— Легендар якташыбыз Мәүләветдин Шәкүр улы Закиров призларына көрәш турниры җирлегебездә  икенче тапкыр үткәрелеп, матур традициягә әйләнеп бара, — диде, ярышучыларны сәламләп, Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова.

Үз сәламләү сүзләрен Минзәлә районы яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, Россинең атказанган төзүчесе, ирекле көрәш буенча СССР атказанган спорт остасы, татар көрәше буенча спорт мастеры, КФУ ның Яр Чаллы институты инженер-төзелеш бүлеге деканы Фрил Әхмәтов дә җиткерделәр.

Җавап сүзе белән чыгыш ясап, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР спорт остасы, ветераннар арасында милли көрәш буенча Россия чемпионы, Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданины Мәүләветдин Закиров әлеге ярышларны оештыруга үз өлешен керткән, аны хөрмәт итеп, кунак буларак килгән шәхесләргә рәхмәт әйтте, яшь көрәшчеләргә спортны яратып, сәламәт үсүләрен теләде.

2005-2009, 2010-2013 елдагылар арасындагы әлеге ярыш зур дәрәҗәдә әзерләнеп, бик матур башланып китте. Традиция буенча Мәхәсим Вәлиевнең келәмдә иң беренче җиңелгән көрәшчегә тапшырылучы акчалата бүләгенә Кирилл Григорьев лаек булды. Иң җиңел үлчәмдәге көрәшче Данияр Солтановка интернат-мәктәп директоры Нурһади Гыйлфановның махсус бүләге тапшырылды.

Урыс мәктәбен тәмамлап чыккан бертуган Ринат һәм Тәлгать Маулиннар, Ильмир Сабировлар да биредә үткәрелүче чараларда һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Бу юлы да бертуган Маулиннар Урыс мәктәбеннән бертуган көрәшче Камил һәм Илдан, аларның әниләре Зөлфия Сафиннарга истәлекле бүләк тапшырдылар.

Алардан тыш Фәрит Хәмәтдинов, Расим Шайхаттаров, Илгиз Загиев, аталы-уллы Язкәр һәм Салават Биҗановлар да ярышлар оештыруга ярдәм күрсәттеләр. Ярышка кунак буларак килгән штанга спорты буенча СССР спорт мастеры Фәрит Әхмәтов ярышларның зур тәрбияви мәгънәгә ия булуын әйтеп узды.

Җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары матур номерлар да тәкъдим иттеләр.

Әлеге ярышларның нәтиҗәләре белән соңрак таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев