Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең “Муравейник” кварталы яңартылачак

“Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” конкурсына йомгак ясалды.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Республикакүләм дәрәҗәдә үткән конкурста җиңүчеләр арасында Минзәлә шәһәреннән ТОС-2 “Театральный” (җитәкчесе – Анна Власова) да бар. “Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” конкурсының 3 нче төркемендә ТОС-2 “Театральный” 1 урын яулады һәм 1 млн. сум күләмендә грант отты.

Роза Салдаева, шәһәр башлыгы урынбасары:

- ТОС-2 “Театральный” ны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз. Аларның откан грант акчалары үзләренең микрорайоннарын төзекләндерүгә тотылачак. Быел Муса Җәлил урамы 19, Тукай урамы, 7, Карл Маркс урамы, 20 йортларының ишегалдысы (шәһәр халкы арасында “Муравейник” дигән исем астында билгеле территория)  “Безнең ишегалды” программасы кысаларында төзекләндереләчәк. Грант акчалары шул ишегалдын кече архитектура формалары белән җиһазлауга тотылыр, дип планлаштырабыз.

Фотолар: 1) Муса Җәлил урамы 19, Тукай урамы, 7, Карл Маркс урамы, 20 йортларының ишегалдысы, 2023 ел; 2) Шәһәр җитәкчелегенең әлеге ишегалдын төзекләндерү мәсьәләсе буенча шушы йортларда яшәүчеләр белән очрашуы, 2022 елның 15 октябре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев