Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең спорт аэробикасы буенча кече төркем республика турнирында уңышлы чыгыш ясады

Бу аларның масштаблы ярышларга беренче тапкыр барулары булды

Казанда спорт аэробикасы буенча «Open Tatarstan» ачык турниры узды. Татарстан командаларыннан тыш, Самара, Ульяновск, Свердловск, Оренбург өлкәләре, Пермь крае вәкилләре дә катнашты.

Минзәлә районы данын «Юбилейный» спорт мәктәбенең спорт аэробикасы бүлегенең кече яшьтәге тәрбияләнүчеләре яклады (тренерлары — Лилия Яруллина, Светлана Шәрипова).

— Балалар беренче тапкыр бардылар, күп тәҗрибә һәм яңа хисләр туплап кайттылар, — дип билгеләп үтте Светлана Шәрипова.

Ариана Вәлиуллина, Варвара Емельянова, Ульяна Уханова, Алия Фәхразиева, Ксения Черезова «төркем» номинациясендә 3 урын яуладылар (6-8 яшь категориясе).

Эмилия Галиева, Анастасия Гатиятуллина, Милана Меньшагина, Варвара Мөхәммәтярова, Виолетта Писник, Аида Сөләйманова, Алия Фәхразиева, Ксения Черезова «бию гимнастикасы» номинациясендә — 2 урын (6-8 яшь категориясе).

Рузиля Крашева, Ксения Елагина, Яна Митюшкина (яшь категориясе 9-11 яшь) «трио» номинациясендә 2 урын (С төркеме) яулдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев