Минзәләнең ТОС җитәкчеләре — волонтерлар сафында
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә тылның ярдәме бик кирәк.
Бигрәк тә алгы сызыкта хәрби бурычларны үтәүче егетләрдән маскировка сеткаларына сорау күп керә. Маскировка сеткасы үрү өчен сетка һәм тукымалар бар. Ләкин ул тукымаларны тасмаларга кисү һәм үрү эше шактый вакытны ала, кул көче таләп итә. Сетка үрү эшенә шәһәребезнең ТОС җитәкчеләре дә бик актив кушылды. Алар «Донна Роза» кибетендәге гуманитар ярдәм җыю пунктындагы башка волонтерлар белән бергә тукыманы тасмаларга кисәләр, аны сеткага үрәләр.

Шулай ук ТОС җитәкчеләре финанс яктан да ярдәм итәләр. Үз акчаларына алар коры душ ясау өчен тукыма һәм фасовка пакетлары сатып алып, аларны коры аш һәм душ ясаучы волонтерларга тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев