Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы ветеринарлары мул өстәл әзерләгән

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтенә багышлап үткәрелгән “Уңыш” бәйрәменә багышланган күргәзмәдә иң мул өстәлләрнең берсен техникумнар тәкъдим итте.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Мул өстәл – йомыркасы, торты, сөт эшләнмәләре, өчпочмаклары (аларын техникум пешекчеләре әзерләгән) һ.б. Ә өстәл артында урта уку йортының ветеринар бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Шарапова һәм 1 нче курс студенты Александр Бородин, 4 курстан Михаил Масленников (ике егет тә Вордскилс чемпионатныда җиңүләр яулыйлар) һәм Александра Шмелева.

Александр Бородин:

- Хәзерге вакытта минем алда төп максат – уңышлы гына укып чыгу, белгечлек алу.

Михаил Масленников:

- Быел укуны тәмамлыйм, аннан соң берәр хуҗалыкка эшкә урнашачакмын.

Александра Шмелева:

- Укуымны югары Казанда уку йортында дәвам итәрмен һәм параллель рәвештә эшләрмен дип, планлаштырам. Әле кайсы төр җәнлек – йорт хайваннары белән эшләрмен, анысын хәл итеп бетермәдем.

Күргәзмә белән танышканда район башлыгы Айдар Салахов районда терлекчелек комплекслары төзелә, шуңа күрә, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укып чыккан ветеринарлар, һичшиксез, эшле булачак дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев