Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә балалар поликлиникасында 5237 бала һәм яшүсмергә хезмәт күрсәтелә 

Минзәлә үзәк хастаханәсендә сәламәтлек саклауда беренчел буынны модернизацияләү программасы буенча төзелеш тәмамланды. 


(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”) 
Әлеге балалар поликлиникасын төзүдә Олег Иванов җитәкләгән “Электроком” ҖЧҖ төзелеш оешмасы зур көч куйды. Медучреждениедә 5237 бала һәм яшүсмергә хезмәт күрсәтелә, шуларның 1012 се район авылларыннан. Балалар поликлиникасы бер сменада 60 баланы кабул итәргә исәпләнгән. 
2020 елның 19 октябренә кадәр балалар поликлиникасы төп стационар бинаның икенче катында урнашкан иде. Бина бик аз мәйданга ия булу сәбәпле, төркемләп изоляцияләү сакланмый иде. 2020 елның 19 октябрендә “Сакчыл поликлиника” программасы кысаларында балалар консультациясе хастаханәнең беренче катына күчерелде. Әлеге бинаның мәйданы зур иде, балалар өчен уен почмагы да ясалды. Ә инде Яңа елдан балаларга яңа, ике катлы иркен бинада медицина хезмәте күрсәтелә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев