Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә браконьерларыннан тартып алынган ятьмәләрнең озынлыгы 13 мең метрдан артып китә

Быел Минзәлә районы сулыкларыннан 149 браконьерлар ятьмәсе тартып алынган. Бер ятьмәнең озынлыгы 90 метр дип алсак, аларның озынлыгы 13 мең метрдан артып китә.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Биш ел эчендә Татарстан сулыкларыннан күзәтчелек органнары хезмәткәрләре 40 меңнән артык браконьерлык кораллары тартып алган.

–Белгечләр бәяләвенчә, су биологик ресурсларына китерелгән зыян 800 млн сумнан артык тәшкил итә. 800 тоннадан артык балык браконьерлардан саклап калынды, – дип сөйләде биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков.

Биш ел эчендә контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан 19 меңнән артык хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, 714 җинаять эше кузгатылган.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов райондагы контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә башкарылган эшләргә бәя бирде:

–Бездә су биологик ресурсларны саклау эшенең торышының (рейдлар үткәрү, административ хокук бозучыларны ачыклау, браконьерлык ятьмәләрен тартып алу) республика буенча алганда уңай булуы билгеләп үтелде. Шушы юнәлештә эшне йомшартмаска, браконьерларга юл куймаска. Эш катлаулы, шул ук вакытта җаваплы. Эшнең күләме зур, чөнки район территориясенең 30 процентка якын мәйданын сулыклар алып тора.  Киләчәккә резервлар бар, алар хисабына нәтиҗәләрне сизелерлек яхшыртырга мөмкин, –дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев