Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә данын Муса Җәлил исемендәге турнирда 2 команда яклаячак

Көрәшчеләр 10 үлчәм категориясендә бил алышачак.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Муса Җәлил исемендәге турнирда Минзәләдән 2 команда катнашачак. Бу хакта “Минзәлә-информ” га Минзәлә районы спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин хәбәр итте.

- Әлеге турнирда “Минзәлә-1”, “Минзәлә-2” командалары чыгыш ясаячак, - ди Фаяз Хизбуллин. –  Бер командага иң көчле, күп мәйданнар тоткан, иң тәҗрибәле көрәшчеләрне җыярга уйладык. Ә икенче командада бары тик яшьләр генә булачак. Шул рәвешле әлеге ярышта үзебезнең потенциалны тикшереп карарга телибез. Көрәшчеләр 10 үлчәм категориясендә бил алышачак.

Минзәлә командаларын турнирга тренерлар аталы-уллы Фәнияр һәм Данис Гәрәев, шулай ук Рөстәм Хәмидуллин әзерли.

Исегезгә төшерәбез, Минзәләдә Муса Җәлил исемендәге көрәш турниры 12-13 февральдә “Юность” боз сараенда узачак. Боз сараеның ничек итеп әлеге ярышка әзерләнгәне һәм көрәшчеләребез тренировкалары турында видеоязмаларны безнең сайтта, социаль челтәрләрдә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев