Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә дизайнерлары осталыкларын арттыра бара

Марат Залялов һәм Олег Ситдиков дизайн студиясен күптән ачканнар иде.

Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ"
Беренче көннәрдән үк үзләренең сыйфатлы эшләнмәләре белән клиентларның хөрмәтен яуладылар. Башта шәхси затларга, аннан эшмәкәрләргә хезмәт күрсәтә- күрсәтә районда иң популяр һәм алыштыргысыз җитештерүчегә әйләнделәр, хезмәт күрсәтү төрләре дә киңәйде. Оргтехника запчастьләре алыштыру, катриджларга буяу тутыру буенча да аларга тиңнәр юк хәзер.
Осталыклары арта барган саен аларга зур заказлар да ышанып тапшыра башладылар. Илкүләм проектлар күләмендә ремонтланган, төзелгән балалар бакчалары, мәктәпләрнең эчке бизәлешен алар башкарды. Бүгенге көндә яңа ел алдыннан ачылачак балалар поликлиникасын бизәү эшенә керештеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев