Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә егете Мәскәүдә узган бөтенроссия конкурсы финалисты булды

Мәскәүдә “Безнең тарих” дип аталаган яшьләр проектының дүртенче бөтенроссия конкурсы узды. Аның максаты – Россия тарихын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Очный финалдагы этапта катнашуга 7000 заявкадан бары тик 600 кеше генә сайлап алынды. Минзәлә районы вәкилләренә дә очный конкурста катнашу бәхете елмайды. “Оста куллар” клубы вәкиле Сөләйман Нуриев Иске Матвеевка мәдәният йорты директоры Гөлнара Нуриева җитәкчелегендә “Рәсем” номинациясендә финалист булдылар.

Гөлнара Нуриева:

–Конкурс кысаларында бик тыгыз программа оештырылган иде. Барлык катнашучылар да дөрес һөнәр сайлау буенча мастер-класс уздылар. Вузларда бюджет группага ничек керергә, мобиль телефонга ничек фото төшерергә кирәклеген өйрәнделәр, сөйләм культурасы белән таныштылар. Стрелецлар палатасында экскурсиядә булдылар, хәрби форма музеен һәм ВДНХ дагы тарихи күргәзмәне  карадылар. Очный этап нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар белем бирү программасын үтү һәм конкурста катнашу хакында сертификатлар алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев